Яңа уку елы башлану һәрвакыт яңа өметләр, мөмкинлекләр, яңа дуслар, сыйныфташлар һәм укытучылар белән очрашулар алып килә. Стационар дәвалануда булган балалар Республика балалар клиник хастаханәсе педагог-тәрбиячеләре ярдәмендә тулы белем ала ала.
Кичә Республика балалар клиник хастаханәсендә яңа уку елында беренче педагогик совет узды. Баш табиб урынбасары Надежда Погуляй укытучыларны уку елы башлану белән котлады һәм, хастаханәдә булуларына карамастан, барлык балалар да уку программасы буенча тиешле белемнәрен тулы күләмдә алачакларына ышаныч белдерде.
Очрашу азагында барлык педагог-тәрбиячеләр дә истәлекле бүләкләр алды.
Шулай ук хастаханә бүлекчәләрендә сәламәтлекләре начар булу сәбәпле хастаханә диварларында каршы алырга мәҗбүр булган беренче сыйныф укучыларын котлау оештырылды.