Галимова Гүзәл Әнвәр кызы, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең рентген бүлеге табиб-рентгенологы.
Түбән Камада туып үскән, 2 нче гимназияне тәмамлаганнан соң, мәктәп хыялын тормышка ашыра, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә.
«Башта мин стоматолог булырга теләгән идем, ләкин шулай килеп чыкты ки, миңа дәвалау факультетына максатчан юллама бирделәр. Мин табиб-терапевтка укыдым, ә алтынчы курста рентгенолог булырга карар кылдым. Миңа фтизиатрия буенча парлар бик ошады, мин рентген сурәтләрен яхшы тасвирлый алдым. Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң, укытучылар миңа рентгенологиягә барырга киңәш иттеләр», - дип сөйли Г.Галимова.
Гыйнвар ахырында Гүзәл Әнвәр кызы Түбән Кама хастаханәсенең рентген бүлегендә практика үтте. Гүзәлнең остазы тәҗрибәле табиб Лилия Гыйльметдинова була, ул әле дә яшь белгечне җитәкли, һәрнәрсәдә ярдәм итә һәм эшнең катлаулы нечкәлекләрен аңлата.
Хәзер Гүзәл Әнвәр кызы рентген һәм маммографик сурәтләрне укый һәм тасвирлый. Тагын ул компьютер һәм магнит-резонанс томографларында ясалган сурәтләрне укырга өйрәнергә һәм бу өлкәдә профессиональ үсеш алырга хыяллана.