Азнакай мәктәпләрендә һәм техникумнарында профилактик әңгәмәләр үтте

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Уку елы башлану белән Азнакай шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә профилактик чаралар башланды. СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы белгечләре ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча яшүсмерләргә мәгълүмат җиткерү буенча масштаблы акция уздыра.

Чараларда шәһәр мәктәпләренең 600дән артык югары сыйныф укучысы, шулай ук Азнакай политехник техникумы студентлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International