Балык Бистәсе агротехника техникумында Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе баш табибы Илназ Әхмәдиев районның барлык уку йортларының укытучылар составы белән очрашты.
Илназ Миңнемулла улы хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау өчен диспансеризация узуның мөһимлеге турында сөйләде. Диспансеризация «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча үткәрелә.