ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов: Яшәеш сыйфаты сагында медицина хезмәткәрләре җаваплы роль уйный

2024 елның 27 сентябре, җомга

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау темасына да кагылды.

"Кеше өчен иң зур байлык – аның гомере һәм сәламәтлеге. Яшәеш сыйфаты сагында медицина хезмәткәрләре җаваплы роль уйный.  Табиб хезмәте – тирән белем, зур игътибар, сабырлык һәм чиксез игелек таләп итә торган фидакарьлек үрнәге. Барлык медицина учреждениеләре коллективларына үз эшләрен яратулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча җиһазландырылган хастаханәләр һәм югары технологияле медицина үзәкләре төзү эшен дәвам иттерәбез. Һәр ел саен 100 дән артык медицина учреждениесе төзекләндерелә.

Шуның белән беррәттән, медицина ярдәмен алу мөмкинлекләрен арттыру һәм авыруларны профилактикалау юнәлешендә дә зур эш алып барыла.

Безнең өчен иң өстенлекле бурыч – балалар тууны арттыру. Ел башында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Казан шәһәрендә Марат Садыйков исемендәге 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе каршында яңа перинаталь үзәк ачты.  Биредә елына 8 меңгә якын сабый дөньяга килә.

Репродуктив система авыруларын вакытында ачыклау максатларында 15–17 яшьлек яшүсмерләргә профилактик тикшеренүләр уздырыла, шулай ук 10 муниципаль берәмлектә диспансеризациянең яңа юнәлеше – ир-атларның һәм хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген бәяләү буенча пилот проект эшли башлады. Аны бөтен республика буенча дәвам итәргә кирәк. Демография – катлаулы, ләкин зур әһәмияткә ия мәсьәлә.

...Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм цифрлы контур эшләүне төгәлләргә, телемедицина технологияләрен тагын да киңрәк кулланышка кертергә, һәр авыруга аерым ярдәм күрсәтү медицинасын үстерү өчен биомедицина белешмәләре республика платформасын булдырырга, мәгълүмат куркынычсызлыгын һәм авыруларның шәхси белешмәләрен саклауны тәэмин итәргә кирәк булачак.

...Без шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре тирәсендәге территорияләрне төзекләндерүне дәвам иттерәчәкбез: Казанның Кече Акчарлак күлендә хастаханә паркы төзелде, Кукмарада үзәк район хастаханәсе территориясен үзгәртеп кору эшләре башланды, Әлмәт хастаханә шәһәрчеге проекты эшләнә".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International