"Күз ясмыгын һәм мөгезкатлауны алыштырырга мөмкин, челтәр катлавын – юк": офтальмологлар күз сәламәтлеге турында

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

"Челтәр катлауны алыштырып булмый. Шуңа күрә шикаятьләргә һәм симптомнарга игътибарлы булырга кирәк", - дип ассызыклады Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмохирургы Ленар Туктаров.

«Татар-информ» дагы матбугат коференциясендә Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмохирургы Ленар Туктаров тикшерү ысулларын аңлатты:

"Кеше эшли алган иң гади нәрсә-чиратлашып һәр күзне йомып, рәсемнәрне чагыштырырга. Алар бертөрлеме, туры сызыклармы яки юкмы. Шулай ук Амслер тесты да бар – ул уртада нокта булган күп санлы сызыклардан тора. Әгәр сызыклар кәкре булып күренсә яки таплар булса, челтәркатлауның торышын тикшерү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип билгеләде офтальмолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International