Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы вакцинацияләү якшәмбе көнне тәмамланачак

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Дүшәмбедән, 7 октябрьдән, Казан метро станцияләре янында мобиль вакцинация пунктлары эшен туктатачак.

Алар эшләгән вакытта шәһәрдә яшәүче 20 меңгә якын кеше прививка ясаган.

6 октябрьгә кадәр 8 дән 18 сәгатькә кадәр прививка ясатырга өлгерегез. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

Тимер юл вокзалларында тәүлек буе эшли торган вакцинация пунктлары үз эшләрен дәвам итәчәк.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International