Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә стационарда дәваланучы өлкән буын пациентлары өчен бәйрәм чарасы узды.
Пациентларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов котлады.