Дәүләт медицина учреждениеләре БРИКС саммиты вакытында штат режимында эшләячәк

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

22-24 октябрьдә Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты узачак. Татарстанның сәламәтлек саклау системасы эре халыкара чараны медицина белән тәэмин итәргә әзер.

11 медицина пункты җәелдереләчәк, 35 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 11 мобиль медицина бригадасы җәлеп ителәчәк. Барлыгы 250 медицина хезмәткәре: 120 табиб һәм 130 урта медицина персоналы.

Вәкаләтле хастаханәләр, медпунктлар һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадалары өчен кирәкле җиһазлар, материаллар һәм дару препаратлары исәп-хисабы үткәрелде. Кирәкле дарулар, медикаментлар запасы булдырылды.

Дәүләт медицина учреждениеләре БРИКС саммиты көннәрендә штат режимында эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International