Танышыгыз, Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең яшь белгече

2024 елның 18 октябре, җомга

Бликин Алексей Андреевич, травматология һәм ортопедия белгечлеге буенча стажер табиб.

Алексей Андреевич Түбән Камада туган, Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган, хәзер Казан дәүләт медицина университеты ординатурасында белем ала.

Доктор һәрвакыт туган шәһәренә эшкә кайтырга  теләвен әйтте, аның өчен бу бик мөһим. Алексей Андреевич шулай ук Түбән Камада яшәргә планлаштыра. Әле яшь табиб һөнәрендә камилләшергә, ниндидер яңалык кертергә хыяллана. Хәзер ул инде 15 пациентны алып бара, катлаулы операцияләрдә ассистентлык итә, мөстәкыйль рәвештә катлаулы булмаган операцияләр башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International