Баулы районының 250гә якын хатын-кызы маммографияне үз авылларында ук мобиль комплекс ярдәмендә узган

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Баулы районы авылларында 7 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр «Флюмамм» заманча мобиль комплексы эшләде. Әлеге комплекс ярдәмендә бер үк вакытта флюорография һәм маммография ясарга мөмкин.

Авылларга чыгулар фельдшер-акушерлык пунктларының һәм табиблык амбулаторияләренең медицина хезмәткәрләре тарафыннан авыл халкына алдан хәбәр ителгән график буенча башкарылды. 65 яшьтән өлкәнрәкләр тикшерү уздыру урынына «Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында социаль яклау автотранспорты белән китерелде.

249 хатын-кыз яшәү урыны буенча маммография уза алган.
Исегезгә төшерәбез, бу сәламәтлек өчен мөһим тикшеренүне шулай ук Баулы үзәк хастаханәсе стационарының рентген-кабинетында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында диспансерлаштыру буенча эш көннәрендә 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр бушлай узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International