Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тирән кайгы белән хәбәр итә: республиканың медицина тармагында күп еллар нәтиҗәле хезмәт куйган һәм үзенең һөнәри бурычын үрнәк итеп үтәгән Наталья Николаевна Нигъмәтуллина 80 яшендә вафат булды.
Наталья Николаевна казанлыларның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә. Аның турында яхшы истәлек күп кешеләрдә озакка калачак.
Министрлык коллективы чын күңелдән туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша.
Наталья Николаевна белән хушлашу 29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре «М Н. Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУда узачак.