Табиб-терапевт Галия Ямаева Тукай үзәк хастаханәсе поликлиникасында инде ике ай эшли.
Гөлия Нәфис кызы 1 сентябрьдән безнең поликлиникада эшли. Һәркайсы якынча 1700 кешедән торган өч участок алып бара. Пациентлардан шикаятьләр килмәде. Норманы үти, - дип сөйләде гомуми практика табиблары кабинеты мөдире Александр Циберкин.
Гөлия Ямаева Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында туган. Ульяновск дәүләт университетын "Дәвалау эше" белгечлеге буенча тәмамлаган. Кыз профессияне очраклы гына сайламавын таный. Аның әнисе Рәзинә Ягъфәр кызы күп еллар акушер-гинеколог булып эшләгән.
Исегезгә төшерәбез, яшь белгечләргә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.