"Демография" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкы Лениногорск поликлиникасына илтү хезмәтеннән файдалана ала. Бу авыл халкына диспансеризация, вакцинация, планлы госпитализация, профилактик тикшерүләр һәм скрининглар узарга мөмкинлек бирә.
"Өлкән буын" проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, актив озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Быел шәһәр поликлиникаларына 1407 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелде. Шулардан диспансерлаштыру буенча - 986 кеше, диспансер күзәтүе буенча - 321 һәм скрининг буенча - 100 лениногорскта яшәүче.