Тукай районы пациентларына инсультны профилактикалау турында искә төшерделәр

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрь - Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне. Бу көн беренче мәртәбә 2004 елда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсультны глобаль эпидемия дип игълан иткәч билгеләп үтелде.

Кан тамырлары авыруларына үлемнәрнең яртысыннан артыгы туры килә, өстәвенә аларның биштән бер өлеше эшкә яраклы яшьтәге кешеләрне куып җитә.

Тукай район үзәк хастаханәсенең Кувады ФАПы фельдшеры Миләүшә Фәрдиева өлкән яшьтәге кешеләр белән инсультны профилактикалау буенча санитар-агарту эше уздырды.

Истә тотарга кирәк! Ишемик инсульттан соң артериядәге кан агымын торгызырга һәм баш мие күзәнәкләренең үлемен туктатырга мөмкин булган вакыт -  «терапевтик тәрәзә»  - 6 сәгать. Пациент медицина ярдәме сорап никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсә, дәвалау шулкадәр нәтиҗәлерәк булачак.

Инсультны профилактикалау үз эченә кан басымын контрольдә тотуны, кандагы шикәрнең нормаль дәрәҗәсен саклауны, зарарлы гадәтләрдән баш тартуны, сәламәт туклануны, даими физик йөкләнешләрне, стрессны киметүне һәм вакытында диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен узуны ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International