3 ноябрьдән Казанның иң эре поликлиникаларында өлкәннәрнең аерым төркемнәренә күчмә диспансеризация башлана. Өч мобиль комплекс 6.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр Казанның 20 нче шәһәр поликлиникасына, 21 нче шәһәр поликлиникасына һәм 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән халыкны кабул итәчәк.
20нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән гражданнар:
3-10 ноябрьдә – «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәге парковкасы территориясендә (Ю. Фучик ур., 90 йорт);
16-17 ноябрь, 23-24 ноябрь, 30 ноябрь һәм 1 декабрь –«Весна» торак комплексы.
Диспансеризацияне узу телефоннар буенча алдан язылу буенча: 8 950- 329-13-40, 528-03-20. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.
21 нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән гражданнар:
3-10 ноябрьдә-К. Гали ур., 1 йорт, парковка территориясендә;
16-17 ноябрь, 23-24 ноябрь – Фучик урамындагы 14 нче йорт ишегалдында;
30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә - "Лента" кибете парковкасы территориясендә (Габишев ур., 32 йорт).
Язылу өчен телефон: 8-952-041-37-77. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.
7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән гражданнар:
3-10 ноябрьдә– 113нче мәктәп янында (Адоратский ур., 36а).
Халыкны исемлек буенча чакыралар. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.
Диспансеризациягә нәрсә керә:
• Терапевт консультациясе
* Канның гомуми анализы
• Глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерү
• 45, 50, 55, 60, 64 яшьтә ПСА (онкомаркер) дәрәҗәсен тикшерү
• Электрокардиограмма (ЭКГ)
• Флюорография
* Тизәкне яшерен канга анализлау (40 яшьтән 64 яшькә кадәр 2 елга бер тапкыр: 40,42,44,46 һ.б., 65 яшьтән 75 яшькә кадәр ел саен).
Өстәмә рәвештә хатын-кызларда:
• Гинеколог тикшерүе
• Маммография (40 яшьтән 74 яшькә кадәр 2 елга бер тапкыр: 40, 42, 44, 46 һ. б.)
• Онкоцитологиягә мазок (18 яшьтән 63 яшькә кадәр 3 елга бер тапкыр, ягъни 18, 21, 24 һ. б.).
«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә һәркем сәламәтлеген тикшерә һәм моның өчен кирәкле тикшеренүләрне бушлай уза ала. Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру шулай ук беркетү урыны буенча поликлиникаларда Казанда яшәүчеләрнең барысына да мөмкин.
Диспансерлаштыру турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасында диспансерлаштыру» рәсми сайтында белергә була: www.диспансеризациярт.рф.