ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сәнәгать диспансеризациясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Кичә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашында сәнәгать диспансеризациясен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә аша сөйләшүдә республика предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Предприятие базасында медицина оешмасы диспансерлаштыруның беренче этабын уздыра. Аннары вакыт-вакыт профилактик тикшерү үткәрелә. Агымдагы елда медицина оешмалары сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы, предприятиеләр территориясенә күчмә маммография һәм флюорография җайланмаларын урнаштырып, максималь уңайлы шартларда профилактик медицина тикшерүләрен иң кыска вакыт эчендә оештырырга әзер булуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International