«Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Илдар Максудович Рәхимуллин Ерак Ямаш авылында халык белән очрашу үткәрде. Ул сәламәтлекне саклау буенча профилактик чараларның мөһимлеген искәртте.
Әгәр агымдагы елда сезнең яшегез "3 "кә бүленсә, ягъни сезгә 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшь, ул чагында сезгә диспансеризация узарга кирәк. Әгәр сезнең яшегез " 3 " кә бүленмәсә, сез кыскартылган программа буенча профилактик тикшерү уза аласыз.