Казанда өч мобиль поликлиника эшләү дәверендә 6 422 кеше тикшерелгән. Шул исәптән 3933 өлкән кеше диспансеризация узган, ә 570 кеше профилактик медицина тикшерүе үткән.
Тикшерелгәннәрнең яртысыннан аз гына кимрәге - үзләре өчен уңайлы вакытта, йорттан ерак түгел ишегалдында сәламәтлекләрен тикшерткәннәр - эшкә яраклы яшьтәге кешеләр.
Шунысы мөһим, мобиль комплексларда 1927 маммография һәм 3948 флюорография эшләгән.
Исегезгә төшерәбез, эш ноябрь башында башланды, өч мобиль поликлиника иртәнге алтыдан кичке унга кадәр эшләде, 20 һәм 21 нче шәһәр поликлиникаларына, шулай ук Казанның 7 нче клиник хастаханәсе поликлиникасына беркетелгән казанлыларны кабул итте.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә казанлылар өйләреннән ерак түгел бер урында бушлай тикшеренү уза алды.