Актаныш районының Күҗәкә авылында яшәүче Нурфика Абдулла кызы Абдуллина 2 декабрь көнне 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!
Бөек Ватан сугышы елларында эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Сугыш беткәч, утыз еллап үз авылында фельдшер булып эшли.
Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Рәфкать улы Хаев юбилярны туган көне белән котлады. Аңа сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде!
Бу Нурфикә Абдуллина өчен мөһим дата гына түгел, бөтен район өчен әһәмиятле вакыйга да. Без аның батырлыгы, фидакарьлеге һәм эшкә тугрылыгы белән горурланабыз.