Республика СПИД үзәгенең профилактика бүлеге табиб-эпидемиологы Камилла Юзеева "П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте" ДАҺБУ студентлары өчен "ВИЧ йоктыруны профилактикалау" темасына мәгълүмати лекция үткәрде.
Студентлар вирус таралуны булдырмауның мөһим аспектлары, шулай ук куркынычсызлык чаралары турында белделәр. Лекция көллиятнең өч уку бинасында узды һәм 300дән артык студентны җыйды, алар мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнашты.
Шулай ук студентларның ВИЧка экспресс-анализ тапшыру мөмкинлеге бар иде.
85тән артык студент үзләренең ВИЧ-статусын белде!