8 декабрьдә Әкълимә Мусинага 95 яшь тулды. Әкълимә Габделхәт кызы Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасында күп еллар шәфкать туташы булып эшләгән, шулай ук ДФК инструкторы да булган.
- Хезмәт сөючәнлек, тормышка мәхәббәт - сугыштан соңгы елларда яшәргә ярдәм иткән төп сыйфатлар, - ди Әкълимә Габделхәтовна.
Юбилей белән котлыйбыз!