Дәүләт Советында «Парламент-2030» XIV Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Барлыгы конкурста Россия субъектларыннан 63 меңнән артык кеше катнашты. Эксперт жюри сигез номинациядә җиңүчеләрне билгеләде - иң яхшы закон проектлары авторлары кыйммәтле бүләкләр алды.
2014 елдан башлап «Парламент-2030» бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру елларында конкурста 800 меңнән артык яшь кеше катнашкан. Җиңүчеләр өчен Федерация Советында һәм Дәүләт Думасында стажировкалар оештырылган. Конкурста катнашуның күрсәткеч нәтиҗәләреннән берсе –104 финалистның федераль һәм төбәк закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарында төрле вазыйфаларга билгеләнүе, шулай ук депутатлар һәм депутатларның ярдәмчеләре булуы.