Мобиль тернәкләндерү үзәге беренче пациентларны - Югары Ослан халкын кабул итте.
Күчмә спорт залында җылы идән, җылылык, санузел бар. Ул ел буе эшли ала: электр челтәреннән яки генератордан туклана. Коляскалар өчен күтәргеч бар, эчтә өч тренажер урнашкан.
Мондый комплексны төзү инициаторы – Баулыда яшәүче Марат Ильясов. Кайчандыр үзе автомобиль һәлакәтеннән соң аякка басу буенча катлаулы курс узган. Табиблар ул хәтта утыра да алмаячак, диделәр, ләкин ир-ат бирешмәде һәм күнегүләр башлады. Аннары үз программасын эшләде һәм тренажерлар уйлап тапты.
Марат һәм аның командасы иганәчеләр тапты һәм 16 грант отты. 5000гә якын кеше аның тренажерлары ярдәмендә үз хәлен яхшырта алган инде.
Әлеге проект – тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге – Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе белән берлектә булдырылган.