Бүген Түбән Каманың Үзәк җәмигъ мәчетендә 150гә якын кеше диспансеризация узды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Комплекслы тикшерү мөхтәсибәт хезмәткәрләре өчен оештырылды. Бүген мәчеткә Түбән Кама районының барлык имамнары да килде.

Башта җыелганнарга анкета тутырырга тәкъдим ителде, аннан соң врачлар антропометрик тикшерү үткәрделәр: буен, авырлыгын, бил әйләнәсен үлчәделәр. Шулай ук ЭКГ ясаганнар, кан басымын тикшергәннәр, кан алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International