Чаллының 1нче номерлы стоматология поликлиникасында 2024 елга йомгак ясалды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

1нче номерлы стоматология поликлиникасында 2024 елга йомгак ясалды. Поликлиниканың эшчәнлеге турындагы доклад белән баш табиб Рания Раифовна Теркулова чыгыш ясады, ул учреждениенең казанышларын һәм үсеш перспективаларын җентекләп яктыртты. Үз чыгышында Рания Раифовна яңа технологияләрне уңышлы гамәлгә кертүне, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүне һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыруны ассызыклады. Сырхауханә эшенең төп күрсәткечләрендә уңай динамика күрсәтүче статистик мәгълүматлар тәкъдим ителде.

Чараның кульминациясе поликлиниканың иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Һөнәри эшчәнлектәге югары казанышлары, күпьеллык хезмәтләре һәм поликлиника үсешенә керткән өлешләре өчен шәһәр мэрының, Башкарма комитетның, Сәламәтлек саклау идарәсенең, Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең һәрберсенең исеме үз эшенә бирелгәнлеген һәм 1 нче стоматология поликлиникасы коллективының югары профессиональлеген ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International