Медицина көллиятләре укучылары арасында Халыкара олимпиаданың икенче этабында Казан медицина көллиятенең «Симпатики» командасы мактаулы III урынны яулады. Чара Мәскәү шәһәрендә интерактив цифрлы эшләнмәләр кулланып узды.
Олимпиаданың төп максаты – сәламәтлек саклау системасы өчен урта звено белгечләре әзерләүнең сыйфатын күтәрү.
Безнең команда чираттагы тапкыр югары дәрәҗәдәге профессиональлек, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Ярышларның финал этабы Минскта узачак. «Симпатикларны» искиткеч нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!