Казан дәүләт медицина университетында геройларны искә алдылар

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

6 майда Бөек Ватан сугышында һәлак булган медицина хезмәткәрләре һәйкәле янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Күпьеллык традиция буенча бу көнне монумент янында Казан дәүләт медицина университетының парад ротасы – мактаулы каравыл кизү торган.

Митингны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ГМУ ректоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов ачып җибәрде. Ул җыелганнарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ветераннарга университет һәм Казан медицина мәктәбе үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

- Сугыш еллары Татарстан өчен, бөтен илебез өчен — иң авыр еллар. Бу вакытта медицина институты үз эшен дәвам итте; табибларның барлык алты чыгарылышыннан вәкилләр шунда ук фронтка киттеләр. Бәхетемә, аларның күбесен мин шәхсән белә идем. Болар сугыштан соңгы чорда Татарстанныкын гына түгел, бөтен советныкын, ә киләчәктә Россия сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә хезмәт иткән кешеләр, – диде Айрат Фәррахов.

Ректор вазифаларын башкаручы шулай ук яшь буынга тарихны яңадан язу омтылышына  һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең бәясен төшерерүгә чик куярга кирәклеген искәртте.

 – Без әлеге бөек Җиңүне авыр бәрабәренә яулаган ата-бабаларыбызның истәлеген сакларга тиешбез. Безнең бурыч - берләшеп, бөтен дөньяга үзебезнең бөек ил булуыбызны, бөек җиңүчеләрнең нәсел варислары булуыбызны исбатлау!  – диде ул.

Аннары митингта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков мөрәҗәгать итте. Махсус хәрби операция ветераны хәрби медикларның дошманны җиңүдә күренекле ролен билгеләп үтте.

- Сезнең һөнәрегез ияләренә зур ихтирамымны белдерәсем килә. Сезнең коллегаларыгыз Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышлары кырларында үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, шуларның иң мөһиме табиб, санитар, шәфкать туташлары өчен — яралыларны коткару. Бүгенге сугыш кырларында да медиклар, шул исәптән Казан медицина университетын тәмамлаучылар да гомерләрне саклап кала. Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, хөрмәтле табиблар, Россиянең барлык кораллы көчләреннән сезгә зур ихтирам, - дип ассызыклады ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов та медицина хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында сөйләде.

- Үз тарихын белгән кешенең һәрвакыт киләчәге бар. Бу көннәрдә без үзләрен каты авыруларның гомерләрен саклап калуга багышлаган, зыян күрүчеләрне фронтка кайтарган медицина хезмәткәрләренең, фронтовикларның батырлыкларын искә төшерәбез. Бүгенге митинг - ветераннарыбызга, бүген митингта катнашучыларга, өйдә булучыларга һәм безнең белән булмаганнарга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү мөмкинлеге ул, - дип билгеләп үтте Илдар Разинович.

Тантаналы чара сугышчан конфликтлар барышында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык һәм медицина хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International