Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә Россиядә 4 майдан 10 майга кадәр игълан ителгән сәламәт озын гомер атнасы уза. Атна кысаларында Азнакай муниципаль районы "Ю. Гагарин ис. Актүбә мәдәният йорты" МБУдә гипертония белән авыручы пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбенең чираттагы күчмә дәресе булды. Ул артериаль гипертония (АГ) һәм озын гомерлелекнең үзара бәйләнеше мәсьәләләренә багышланган иде.
Артериаль гипертония йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен хәвеф-хәтәр факторы булып санала, чөнки кан басымының югары булуы инфаркт, инсульт, йөрәк җитешсезлеге һәм кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган һәм аның исән калу мөмкинлеген киметә торган башка катлауланулар куркынычын арттыра.
Икенче яктан, АГ профилактикасы һәм контроле озын гомерлелеккә ярдәм итә ала. Гомер озынлыгына йогынты ясый һәм актив озын гомерлелеккә китерә торган факторларга түбәндәгеләр керә: сәламәт туклану, даими физик активлык, тән авырлыгын контрольдә тоту, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, стресс белән идарә итү һәм җитәрлек йокы.
Актүбә табиблык амбулаториясе мөдире Шакиров Искәндәр Айдар улы сәламәтлек мәктәбен ачып, кардиоваскуляр авыруларны, шул исәптән артериаль гипертензияне профилактикалау һәм вакытында дәвалауның озын гомерлелеккә ирешүнең өстенлекле юнәлеше булуын билгеләп үтте, шулай ук озак һәм актив тормыш өчен мәктәп тыңлаучыларын үз вакытында диспансеризация узарга һәм үзләренең холестерин һәм кан шикәре, кан басымы күрсәткечләрен белергә, контрольдә тотарга өндәде.
.jpg)