Буа үзәк район хастаханәсенең 10 фельдшер–акушерлык пунктында быел «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт ясалачак. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп биреләчәк.