Республика клиник хастаханәсендә 24 февральдә хастаханә советында 2024 елга йомгак ясалды һәм табиблар өчен яңа 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Былтыр хастаханә өчен төп бурычлар «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру, дәүләт гарантияләре программасы буенча барлык йөкләмәләрне үтәү һәм махсус хәрби операция сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтүдән гыйбарәт иде.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, бүген Республика клиник хастаханәсендә стратегик медицина бурычлары ята: районнар курациясеннән алып гомер озынлыгын арттыруга кадәр.
«2024 елга куелган барлык бурычлар да үтәлде. Шуңа күрә Рафаэль Фирнаялович җитәкләгән коллективка зур рәхмәт», - диде Марсель Миңнуллин.
2025 елга бурычлар
Быел Татарстан Республикасы клиник хастаханәсе командасына «Дәвамлы тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә, халыкның үлү очракларын киметергә, бала табуда һәм балачакта ярдәм итү хезмәтен камилләштерергә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәргә, шулай ук пациентларга тернәкләндерү ярдәмен камилләштерергә кирәк булачак.