Югары Ослан район үзәк хастаханәсенең медицина советы: районда туучылар саны үлүчеләр саныннан артып китте

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Бу һәм башка узган ел нәтиҗәләре Югары Осланда йомгаклау медицина советында яңгырады. Утырышта Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, Казан шәһәре «М.Н.Садыйков ис. ШКХ № 7» баш табибы Артур Делян катнаштылар.

Төп доклад белән хастаханәнең баш табибы Мишакин Сергей Юрьевич чыгыш ясады.

Район башлыгы Евгений Варакин һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов башкарылган эшләрне югары бәяләделәр. Уңышлы эшләре өчен хастаханә администрациясенә аерым рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International