Академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча Россия-Европа белем бирү симпозиумы бүген Татарстанның Республика клиник хастаханәсе базасында Amtec мәгариф үзәгендә ачылды.
Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа методикаларга өйрәнү өчен бөтен Россиядән Казанга торакаль хирурглар килде. Беренче тапкыр симпозиумга мина-шартлау җәрәхәтенә багышланган тулы бер блокны керттеләр, чөнки торакаль хирургларга еш кына күкрәк читлеге җәрәхәтләре булган махсус хәрби операция (СВО) сугышчылары килә.
Кичә РКХ һәм Татарстан онкодиспансеры базасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург хирурглары белән 7 операция ясадылар. РКБ белгечләре Мәскәү фәнни онкология институтының торакаль бүлек мөдире Олег Пикин һәм Петербург медицина университетының Хирургия һәм ашыгыч медицина фәнни-тикшеренү институтының торакаль хирургия бүлеге җитәкчесе Андрей Акопов белән берлектә 3 операция үткәрделәр: тишекләр аша махсус хәрби операция сугышчысының күкрәгеннән кыйпылчык чыгару буенча операция.
Республика клиник онкодиспансерында экспертлар шешне бетерү буенча дүрт операция уздырган, шуларның берсен робот ярдәмендә башкарганнар. Барлык операцияләр симпозиумда катнашучылар өчен онлайн трансляцияләнде. Шулай ук онлайн-лекцияләр белән Көньяк Корея, Төркия һәм Франция хирурглары чыгыш ясаячак.
Академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча Россия-Европа белем бирү симпозиумы Казанда 27 февральдән 1 мартка кадәр уза. 27се – онлайн-операцияләр, 28е - симпозиумны рәсми ачу. Докладлар һәм дискуссияләр 1 мартта да дәвам итәчәк.