Транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен хокукларыннан мәхрүм итү турындагы суд карарыннан соң машина йөртү таныклыгын торгызу өчен медицина тикшерүе узарга кирәк. Наркологтан медицина белешмәсен ничек алырга кирәклеге турында Республика клиник наркодиспансерының эксперт-консультатив бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ләйсән Әсхәдуллина сөйләде.
Медицина белешмәсен алу өчен аккредитацияләнгән клиникада машина йөртүчеләр өчен стандарт медкомиссия узарга һәм 003–В/у формасы буенча белешмә алырга кирәк. Психиатр һәм психиатр-наркологта тикшерү гражданинны вакытлыча яки даими теркәү урыны буенча диспансерларда гына үткәрелә. Әгәр кеше Татарстанда өч елдан да кимрәк теркәлгән икән, аңа алдагы яшәү урыныннан наркологтан учетта тормавы турында белешмә кирәк булачак.
Наркодиспансердан белешмә алу өчен паспорт күрсәтергә кирәк булачак. Регистратурада гражданинның нарколог күзәтүе астында булмавын тикшерәчәкләр. Аннары беренчел документлар рәсмиләштерелә, медицина хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзелә.
Тикшерү вакытында психиатр-наркологта ун төрле наркотик матдәгә сидекнең экспресс-анализы ясала. Тискәре нәтиҗә булганда карбогидрат-дефицитлы трансферринга (CDT) кан анализы тапшыруга юллама бирелә. Бу алкогольне чиктән тыш куллануның лаборатор маркеры.
Шулай ук медицина тикшерүе кысаларында алкоголь, наркотик яисә башка төрле токсик исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүне профилактикалау мәсьәләләре буенча лекция тыңларга кирәк.
"Наркологтан белешмәләр катгый хисаплылык документлары булып тора, ялган документ өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Лицензиясе һәм барлык кирәкле рөхсәтләре булган диспансерлар гына бу белешмәләрне бирә ала", - дип билгеләде табиб.