Әлмәттә сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды

2025 елның 4 марты, сишәмбе

3 мартта Әлмәттә Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

Киңәйтелгән медицина советында ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, районның баш табиблары һәм медицина оешмалары коллективлары вәкилләре, «АРКХ» ДАССУның курация зонасына кергән көньяк-көнчыгыш дәвалау-сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табиблары катнашты.

Әлмәт муниципаль районы медицина оешмаларының 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турындагы төп доклад белән ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров чыгыш ясады.

«АРКХ» ДАССУның 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында баш табиб Гөлсинә Шәмсеева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International