Наркодиспансерда яшь кризислары турында сөйләячәкләр

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

15 март көнне 12:00 сәгатьтә Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен балалар һәм өлкән яшьтәге кризис темасына багышланган чираттагы ачык очрашу узачак.

РКНД психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева сөйләячәк:

- кризислар ни өчен кирәк?

- ничек күренәләр?

- алардан качсаң, ниләр була?

- "кайгыртучан" олы кеше ярдәмендә яшь кризисыннан котылып калса, үсеп килүче баланы нәрсә көтә?

Очрашу темасы психология һәм үз-үзен үстерү белән кызыксынучы һәркемгә кызыклы булачак.

Сезне шимбә көнне, 15 мартта 12:00 сәгатьтә көтәбез.

Сеченов ур., 6нчы йорт, Д корпусы, 3нче кат (мансарда).

Катнашу бушлай. Сылтама буенча алдан теркәлү:

https://forms.yandex.ru/u/6655792384227c0016ed6791

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International