32 Лениногорскта яшәүче табибның гомум практика офисында (Мурзина, 1) диспансеризация узды.
☝️ Бу – сәламәтлекне саклау өчен мөһим адым! Чөнки профилактика авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм җитди өянәкләрне булдырмаска ярдәм итә.
🧐 Диспансеризация нәрсә өчен кирәк?
✅ Хроник авыруларны иртә ачыклау
✅ Сәламәтлек халәтен һәм куркыныч факторларын бәяләү
✅ Үзеңне яхшырак хис итү өчен индивидуаль киңәшләр алу
🧐 2025 елда кемнәр диспансеризация уза ала?
✔️ 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем (өч елга бер тапкыр)
✔️ 40 яшьтән өлкәннәргә – ел саен
✔️ Хроник авырулары булганнарга – яшьләренә карамастан
👉 Диспансеризация кысаларында бушлай тикшеренүләр узарга мөмкин: маммография, колоноскопия, ЭКГ, кан анализлары, калкансыман бизне тикшерү, репродуктив сәламәтлекне бәяләү, яман шеш авыруларына тикшеренү.
❗ Лениногорскида диспансеризацияне кайда узарга була?
📌 Үзәк район хастаханәсе поликлиникасы
🗂 203нче кабинет
🕗 Дүшәмбе–җомга: 8:00–16:00 (төшке ял 12:00–12:30)
🕗 Шимбә: 8:00–12:00
📞 Белешмәләр өчен телефон: 8-85595-5-03-75
📌 МСЧ поликлиникасы
🗂 2нче кат, 2.15нче кабинет
🕗 Дүшәмбе–җомга: 8:00–16:00 (төшке ял 12:00–12:30)
🕗 Шимбә: 8:00–12:00
📞 Белешмәләр өчен телефон: 8-85595-5-24-53