Алабуга районының Морты авылы участок хастаханәсендә илкүләм проект буенча капиталь ремонт ясыйлар

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Алабуга районының Морт участок хастаханәсендә масштаблы капиталь ремонт бара. Эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы буенча башкарыла.

Икенче катны демонтажлау тәмамланган диярлек, диварлар яңартылган кыяфәт ала – коридорны штукатурларга гына калды. Электр, су, җылылык – барысы да яңа булачак. Азык-төлек блогында бригада плитка монтажлауга кереште, ә идәннәрнең күп өлеше инде финиш эшкәртүгә әзер.

Ремонт булуга карамастан, хастаханә тиешле ярдәмне күрсәтүен дәвам итә. Бүген биредә 1800 кешегә, шул исәптән 210 балага хезмәт күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International