Казанда «Йөрәк командасы» белем бирү форумында катнашучылар җыелачак

2025 елның 18 марты, сишәмбе

20-21 мартта Казанда Россия Федерациясе төбәкләре һәм БДБ илләре белгечләренең «Йөрәк командасы» III белем бирү форумы узачак.

Форум кысаларында кардиологиянең, кардиохирургиянең һәм эндоваскуляр хирургиянең актуаль проблемаларына һәм клиник мәсьәләләренә багышланган глобаль тематик треклар, пленар утырышлар, симпозиумнар узачак.

Аларда әйдәүче федераль һәм республика экспертлары катнашачак.

Үткәрү урыны: Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк, Спартак ур., 2. Катнашу бушлай, формат – көндезге.

Форум турында тулырак - https://heartteam.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International