17–23 мартта авыз куышлыгы сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы уза (20 март – Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көне хөрмәтенә).
Авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау нигезләре турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика стоматология поликлиникасы балалар табибы-стоматологы Ольга Замятина сөйләде.
- Көндәлек авыз гигиенасының әһәмияте нәрсәдә?
- Авыз куышлыгының көндәлек гигиенасы теш эмаленең сәламәт төсен саклый, чөнки теш куныгы елмаюны боза. Теш куныгыннан һәм теш араларында таркалучы азык калдыклары сәбәпче булган истән коткара. Шулай ук ул урт ялкынсынуын кисәтә һәм кариесны профилактикалау булып тора.
- Начар стоматологик сәламәтлек нинди авыруларга китерергә мөмкин?
- Мисал итеп пародонтит кебек стоматологик авыруны китерергә була. Бу авыру вакытында авыз куышлыгындагы бактерияләр канга, аннан соң кан тамырларына һәм йөрәк клапаннарына эләгә һәм хроник ялкынсыну китереп чыгара. Бу атеросклерозга китерә, гипертония һәм шикәр чире барышын катлауландыра. Атеросклероз үсешендә пародонтитның роле 65 яшьтән яшьрәк кешеләрдә күбрәк чагыла. Шулай ук пародонт авыруларының ишемик инсульт һәм эндокард авырулары белән үзара бәйләнеше бар.
Авыру тешләр йоткылыкның ялкынсыну авыруларына, ашказаны-эчәк тракты авыруларына китерергә мөмкин.
- Авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау нәрсәне үз эченә ала?
Бу авыз куышлыгы авыруларының килеп чыгуын һәм үсешен кисәтү. Монда авыз куышлыгы гигиенасы, шикәрне чикләп дөрес туклану, стоматологка даими йөрү керә.
- Авыз куышлыгының гигиенасы нәрсәне үз эченә ала?
Индивидуаль гигиена теш пастасы һәм щетка, теш җепләре, авыз куышлыгы өчен чайкау чаралары, тел чистарту чаралары, ирригатор куллануны үз эченә ала. Профессиональ гигиена клиникада табиб тарафыннан махсус инструментлар кулланып үткәрелә.
- Олыларның/балаларның тешләрен көнгә ничә тапкыр чистартырга кирәк? Нинди теш пастасы белән файдалану яхшырак?
Тешләрне көнгә ике тапкыр, өлкәннәргә дә, балаларга да кулдан яисә электр теш щеткасы белән иртәнге аштан соң, кичен йоклар алдыннан чистартырга кирәк. Фторидлы теш пастасын, ясалма төкле, түгәрәкләнгән төкле теш щеткасын кулланырга.
Әгәр дә сез йогышлы авыру белән авыргансыз икән, щетканы савыкканнан соң алыштырырга кирәк. Бу гомуми киңәшләр, стоматолог сезгә авыз куышлыгының торышыннан чыгып, гигиена чараларын сайлап алачак. Сәламәт булыгыз, авырмагыз!