Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә медицина советы узды, анда 2024 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Утырышта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек төзү бүлеге башлыгы Елена Хафизова, ТР Спорт министрлыгының спортны үстерү һәм югары казанышлар бүлеге башлыгы Раиф Вафин катнашты.
Шулай ук мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде – спорт резервын әзерләү секторы мөдире Айдар Кадыйров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Тәрбия, балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтү идарәсенең сәламәтлекне саклау технологияләре һәм җәйге ялны оештыру секторы мөдире Әлфис Хәлиуллин, ТР ССМ штаттан тыш баш белгече-онкологы Эдуард Нагуманов, «Табиб-физкультура диспансеры» ДАССУ баш табибы Рәфис Әхмәтҗанов, баш табиб Түбән Кама шәһәренең «Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең баш табибы Зилә Хисмәтова, «Әлмәт җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең баш табибы Гаяз Муллахмәтов, «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУнең Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге җитәкчесе Олег Гребенкин, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Казан шәһәрендәге Вахитов районы оешмасы рәисе Ләйсән Шәмгунова.
Утырышта катнашучылар алдында төп доклад белән Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы Илнур Шәрәфетдинов чыгыш ясады.
«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең күчмә эш нәтиҗәләре» темасына доклад белән Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибының профилактика эшләре буенча урынбасары Эльвира Сәйфетдинова чыгыш ясады.
2024 елда медицина профилактикасының яңа 7 бүлеге эшли башлады: Азнакай, Буа, Бөгелмә, Зәй, Питрәч, Алабуга үзәк район хастаханәләре.