Җиңүнең 80 еллыгы елында Алабуга район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре турында рубриканы дәвам итә. Бу Бөек Ватан сугышы вакытында медсанбатларда һәм кыр госпитальләрендә батырлык күрсәткән табиблар.
Алабуга үз геройларын хәтерли, һәм бүген без шәһәрнең һәм бөтен республиканың сәламәтлек саклау тарихына исеме мәңгегә язылган кеше – хирург Леонид Петрович Нечаев турында сөйләрбез.
Аның тормышы – һөнәргә тугрылыклы булу, батырлык һәм кешелеклелек үрнәге.
Леонид Петрович 1915 елда Пенза янындагы кечкенә шәһәрдә туа. Почтальон һәм тукучының улы, ул балачактан ук кызыксынучанлыгы һәм активлыгы белән аерылып торган. Казан медицина институтында уку аңа җиңел бирелә, һәм тиздән, отличник буларак, аны Куйбышев медицина академиясенә күчерәләр. Нәкъ менә студент елларында ул үзенең мәхәббәтен – Татьяна Александровна Сизованы очрата, ул аның гомерлек тугры юлдашы була.
1940 елда, академияне тәмамлаганнан соң ук, Леонид оператив хирургия кафедрасына адъюнкт итеп алына. Ләкин тыныч тормыш Бөек Ватан сугышы башлангач өзелә.
Медикаментлар һәм инструментлар бөтенләй булмаган шартларда ул яралы солдатларны коткаруын дәвам итә, кыр шартларында, сарайларда, мич артында операцияләр үткәрә. Леонид Петрович үзе, дошман танкы үтеп барганда, үле булып кыланып, могҗиза белән генә үлемнән котылуын исенә төшерә. Әсирлектән соң аны озак тикшергәннә һәм эшкә алмаганнар. Ләкин талант һәм һөнәргә тугрылык игътибарсыз калмаган. Леонид Нечаев НКВДның Алабугада оештырылган хәрби әсирләр лагерына хирург итеп кабул ителә. Сугыштан соң ул Алабуга район үзәк хастаханәсендә эшли, медицина училищесында хирургия укыта, кан салу пунктын җитәкли. 1959 елда Леонид Петрович Алабуга район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкли .
1962 елда Леонид Нечаев "ТАССР атказанган табибы"исеменә лаек була. Аның хезмәте лаеклы бәяләнде, ләкин, кызганычка каршы, аның гомере озакка сузылмады.
1968 елда, 53 яшендә, Леонид Петрович Нечаев йөрәк-үпкә җитешсезлегеннән вафат була.
1993 елда аңа үлгәннән соң "Алабуганың Мактаулы гражданины"исеме бирелә. Шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртә. Аның исеме республиканың Мактау китабына кертелгән.