Алабуга район үзәк хастаханәсе йөрәк диагностикасының алдынгы методикасын кертә

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Алабуга хастаханәсендә йөрәк авыруларын диагностикалауның яңа югары технологияле методикасы – стресс-эхокардиография (стресс-ЭхоКГ) уңышлы үзләштерелде һәм гамәлгә кертелде.

Бу Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең квалификацияле белгече – функциональ диагностика табибы Шакирҗанова Лилия Александровнаның кыйммәтле ярдәме һәм визиты нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул безнең пациентларга берничә тикшеренү үткәрде, белгечләребезне яңа методикага өйрәтте.

Стресс-ЭхоКГ - ул йөрәкнең дозалы физик йөкләнешкә кадәр һәм аннан соң үткәрелә торган хәзерге заман ультратавыш тикшерүе. Ул йөрәкнең ишемик авыруын иртә стадияләрдә югары төгәллек белән ачыкларга, шулай ук үткәрелгән дәвалау яки стентлау яки шунтлау кебек операция нәтиҗәләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу төгәл диагностика һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген контрольдә тоту өчен кыйммәтле корал.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев исеменнән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендәге коллегаларыбызга әлеге мөһим методиканы безнең клиник практикага кертүдә бәһасез тәҗрибәләре һәм нәтиҗәле ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәммәдиевка хезмәттәшлеккә ярдәм иткәне өчен һәм, әлбәттә инде, функциональ диагностика табибы Лилия Александровна Шакирҗановага профессиональлеге һәм шәхсән катнашуы өчен аерым рәхмәт.

Хәзер Алабуга район үзәк хастаханәсе пациентлары йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын тагын да төгәлрәк һәм вакытында диагностика үткәрә алачак, бу күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын шактый яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International