Яз җитү белән авыл халкы, бакчачылар, умартачылар йорт яны җир бүлемтеген җыештыра, умарталыкларны, ябык хуҗалык корылмаларын тәртипкә китерә, иске печәнне җыештыра һ.б. Җыештыру вакытында куркыныч инфекция чыганагы булучы кимерүчеләрнең тереклек эзләре «очрарга» мөмкин. Узган 2024 елда Мамадыш район үзәк хастаханәсендә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән авыруның 8 очрагы теркәлгән, шуларның 5 очрагы – авыл халкында.
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУның табиб-инфекционисты Галиев Рәмис Вахит улы дәваланмыйча үлемгә китерергә мөмкин булган бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктыру куркынычын ничек киметергә, әлеге авыруны йоктыру юллары, профилактика турында сөйләде.