Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр - 2025» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Бу вакыйга профессиональ аралашу, офтальмология өлкәсендә белем һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булды.
Конференция программасы актуаль темаларның киң спектрын колачлады: катаракталь һәм рефракцион хирургия, кератопластика, балалар офтальмологиясе, челтәр катлау авырулары, күрүнең оптик коррекциясе, дакриостеноз, глаукома, күзнең ялкынсыну авырулары һәм башкалар.
Катнашучылар лазер хирургиясе, интраокуляр коррекция, кератопластика, анти-VEGF терапиясе, диабетик ретинопатия, күз кабагының ялкынсыну авыруларын дәвалауның хәзерге заман ысуллары һәм башка мөһим темалар турында фикер алыштылар.
Россиянең Федераль фәнни-тикшеренү үзәкләреннән һәм медицина учреждениеләреннән әйдәп баручы белгечләр офтальмологик авыруларны дәвалауда үзләренең яңа казанышлары белән уртаклашты,
катлаулы клиник очракларны, кайбер үзенчәлекләрне, сирәк патологияләрне диагностикалау һәм дәвалау һәм эксперименталь эшләр нәтиҗәләрен күрсәтте.
Конференциядә шулай ук яшь галимнәр докладлары конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр:
1 урын — Фатыйхова Чулпан Айрат кызы,
2 урын — Шалиева София Рәшидхан кызы,
3 урын - Муллахметов Булат Альбертович һәм Бикеева Софья Олеговна.
Моннан тыш, конференция кысаларында ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе табиб-офтальмологлар һөнәри берлегенең киңәйтелгән утырышы узды.
Конференциядә Татарстан Республикасының иң яхшы офтальмологын игълан иттеләр. Ул — ТР атказанган табибы һәм профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 1 нче микрохирургия бүлеге мөдире Анисимова Гүзәл Рәүф кызы.
Гүзәл Рәүф кызы офтальмологиядә 40 елга якын эшли һәм Анисимовлар медицина династиясе вәкиле булып тора.
Видео сылтамада ( здесь ) һәм социаль челтәрләрдә ( соцсетях )