Сезнең брендыгыз бармы? Үзегезне белдерегез!

2026 елның 12 мае, сишәмбе

«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциягә карамаган оешмасы «Росконгресс» фонды һәм «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе белән берлектә ел саен үсеп килүче «Безнекеләрне бел» («Знай наших») Россия брендлары конкурсын үткәрә.

Конкурста тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары катнаша ала.

Гаризалар 2026 елның 1 июненә кадәр биш юнәлеш буенча кабул ителә:

 «Тәмлеләрен бел» (номинацияләр:» «Әзер һәм функциональ ризык», «Эчемлекләр, «Фермер продукциясе»),

«Файдалыларны бел» (номинацияләр: «Матурлык», «Спорт продукциясе», «Сәламәтлек һәм тәрбия», «Балалар өчен товарлар»),

«Креативларны бел» (номинацияләр: «Кием һәм аксессуарлар»,  «Бизәнү әйберләре», «Аяк киеме»,  «Интерьер»),

«Төрлеләрен бел» (номинацияләр: «Яшьләр брендлары», «Гаилә брендлары», «Премиум брендлар», «Мәдәни код», «Елның онлайн-ачышы»),

шулай ук «Технологияләрне бел» дигән яңа юнәлеш, аңа түбәндәге номинацияләр керә: «Сәнәгать технологияләре», «Ясалма интеллект», «Мәгариф технологияләре» һәм башкалар.

Быелгы җиңүчеләрне бизнес-экспертлар белән индивидуаль консультацияләр, маркетплейсларга һәм сәүдә челтәрләренә чыгуда ярдәм, укыту программаларына керү, бизнес-берләшмәләрдә әгъза булу, эре форумнарда катнашу, инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм итү һәм масштаблы мәгълүмати ярдәм көтә.

Катнашырга гариза бирегез: знайнаших.аси.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International