Алда май бәйрәмнәре.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 11 майга кадәр Казанда һәм Чаллыда мобиль поликлиникалар эшләячәген искә төшерә, анда тиз арада диспансеризация узарга мөмкин булачак.
8 майдан 11 майга кадәр яңартылган эш графигы белән уртаклашабыз.
Казан
8 майдан 9 майга кадәр – «Южный» сәүдә үзәге, Җиңү пр., 91.
8 майдан 11 майга кадәр – Кол Гали ур., 16.
10 майдан 11 майга кадәр – «Франт» сәүдә үзәге, Ю.Фучик ур., 90.
Яр Чаллы
8 майдан 11 майга кадәр – «Омега» сәүдә үзәге, Сөембикә проспекты, 2/19.
Мобиль комплексларның эш вакыты – 8.00 дән 18.00 гә кадәр.
Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.
Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк.