KazanForumда медицинага багышланган секцияләр башланды

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган «Медицина хезмәтләре экспорты» сессиясе башланды. Биредә Россиядә һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә медицина туризмын үстерү, шулай ук «хәләл» медицина хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алышу бара. Шулай ук бүген "Россиядә җитештерелгән дарулар һәм медицина эшләнмәләре экспорты" һәм "Медицина белеме экспорты" секцияләре узачак.

"Россиядә медицина туризмын актив үстерүгә «Сәламәтлек саклау» (хәзер – «Дәвамлы һәм актив тормыш») илкүләм проектының «Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» федераль проектын  гамәлгә ашыру ярдәм итте, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, - проектны гамәлгә ашыру чорында 166 илдән 500 мең чит ил гражданына медицина хезмәтләре күрсәтелде. Иң кирәкле юнәлешләр: чек-ап үткәрү, трансплантация, стоматология, онкология, хирургия, акушерлык һәм гинекология, урология».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International