Казанда уникаль операция ясалды – ике пациентка ике өлешкә бүленгән донор бавырын күчереп утырттылар.
Мондый операцияне Татарстанда беренче тапкыр уздырдылар. Трансплантация шимбә төнендә Республика клиник хастаханәсендә хирурглар командасы тарафыннан уңышлы үткәрелде, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш трансплантологы Александр Киршин. Бүгенге көндә ике пациентның да хәле тотрыклы.
Беренче пациент – 1985 елгы хатын-кыз, Чистайдан операциягә килгән, бавыр циррозы белән авырган. Икенчесе – 1970 елгы Апаста яшәүче, шулай ук авыр формадагы цирроз белән азапланган.
Моңа кадәр мондый тыкшынулар Мәскәү, Новосибирск, Иркутск һәм Ростовтагы Россиянең биш клиникасында гына башкарылган. Хәзер мондый трансплантацияләр Татарстанда да башкарыла.