«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында Баулы районында Бакалы һәм Ваешур авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясала.
Җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү системасын, стеналарның эчке бизәлешен, идән, түшәм япмаларын, ишек һәм тәрәзәләрне алыштыру эшләре алып барыла – беренчел медицина-санитария ярдәмен сыйфатлы күрсәтү һәм медицина персоналы эше өчен барлык шартлар да тудырыла.